2015 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының Беренче урынбасары Алексей Песошин рәислегендә 2015-2018 елларда республика предприятиеләрендә бер стеналы углерод наноторбаларына нигезләнгән продуктлар җитештерүгә ярдәм итү чаралары планын эшләү буенча Эшче төркемнең беренче утырышы узды.
Утырышта «Түбән Кама Шин» ААҖ һәм «Түбән Кама Нефтехим» АҖ предприятиеләре базасында бер стеналы углерод наноторбаларына нигезләнгән резина-техник эшләнмәләр һәм термопластлар, шиннар өчен мастербатчлар (суперконцентратлар) җитештерүләрен ачу сораулары каралды.
Утырыш йомгаклары буенча «OCSiAl.ru» ҖЧҖ һәм республика предприятиеләре һәм компанияләре арасындагы резина углерод наноторбаларына лаборатория сынаулары уздыру буенча хезмәттәшлекне, һәм шулай ук полиэтилен һәм АБС-пластиклары модификацияләре өлкәсендәге эшләрне дәвам итү турында карар кабул ителде.