2015 елның 7 маенда 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында дәүләт ярдәме программаларында катнашырга ниятләгән һәм инде андый ярдәмне алган эшкуарлар өчен белем бирү семинарлары оештырыла. Чара бизнес проектларын гамәлгә ашыру вакытында ниндидер сораулары туган һәм кыенлыклар кичергән эшкуарлар өчен файдалы булачак.
«Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге» Дәүләт казна учреждениесе белгечләре гаризалар 2015 елның 22 маена кадәр кабул ителә торган Лизинг-грант программасы шартларын аңлатачаклар, һәм шулай ук ихтыяҗ туган очракта 2015 елда Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган башка төр дәүләт ярдәме чаралары турында да сөйләячәкләр.
2015 елның 6 маена кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге» Дәүләт казна учреждениесендә «Лизинг-Грант» җиһазлар сатып алуны субсидияләү программасы буенча дәүләт ярдәме алуны дәгъвалаучылардан гомуми суммасы 64 820 000 сум булган 47 гариза кабул ителде.
Алдагы дәрестә хәбәр ителүенчә, документар тикшерүләр вакытында ачыкланган типик хаталарга мөрәҗәгать итик.
Беренчедән, документлар пакетының тулы булмавы.
Әлеге сорауга җавапны икенче дәрес текстыннан табарга була.
Еш очрый торган җитешсезлекләрнең икенче төркеме аренда килешүләрен төзүгә карый.
Хилафлыклар ачыкланган тагын бер төркем, хаталардан бигрәк, лицензияләү турындагы Нигезләмә формулировкасы тарафыннан рөхсәт ителгән җиһазлар исемлеге вариациясенә карый. Нигезләмәгә ярашлы рәвештә лицензиат «лицензияләнә торган эшчәнлекне алып бару өчен кирәкле, билгеләнгән таләпләргә туры килүче техник чаралар, җиһазлар һәм техник документацияне» тәэмин итәргә тиеш.
Кече инновацион предприятиеләргә грантлар бирүгә юнәлдерелгән «Интернациональләштерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә булышлык итү фонды «Экспорт» конкурсы буенча гаризалар кабул ителә башлавы турында хәбәр итә.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов министрлыкта эшләгән ветеран – тыл хезмәтчәне Савинова Мария Ивановнага барды. Министр ветеранны Җиңү бәйрәме белән котлады һәм истәлеккә бүләкләр тапшырды.
2015 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге (алга таба - Үзәк) Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының экспорт юнәлешле предприятиеләре белән эшлекле очрашу оештырды. Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында узды.
Гражданнарга күчемсез милеккә хокукны рәсмиләштерүгә бәйле барлык сорауларга кагылышлы һөнәри һәм сыйфатлы консультацияләрне бер көндә һәм бер урында алу мөмкинлеге бирелде. «Консультацияләрнең бердәм көнендә» Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе белгечләреннән тыш, хакимиятнең башка органнары вәкилләре дә катнашты.
2015 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин, «Россия Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү банкы» Акционерлык җәмгыяте вәкилләре һәм «АК БАРС» БАНК ААҖның Корпоратив бизнес департаменты җитәкчеләре белән бергә, видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә кредитлаштыру программалары буенча индустриаль парклар резидентларына һәм идарәче компанияләренә ярдәм итү сораулары каралды.2015 елның 29 апрелендә «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО вәкилләре Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан оештырылган, ТР Куркынычсызлык советы каршындагы ведомствоара эшче төркем киңәшмәсендә катнаштылар. Очрашу хакимият һәм ММЧ вәкилләре арасында дискуссия формасында үтте. Чарада түбәндәге төп сораулар каралды:
- ММЧнда социаль реклама урнаштыру турында;
- ММЧнда рекламаланган финанс хезмәте күрсәтүче оешмаларга мөрәҗәгать иткәндә туарга мөмкин булган тәвәккәллекләр, куркынычлар турында Татарстан Республикасы халкына мәгълүмат җиткерүне тәэмин итү.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка яшелчәлек өлкәсен үстерү өлкәсендә – Miracle экологик парник системасын - «Мир Холдинг» һәм «Дизайн Групп» Төркия команияләре җитәкчеләре тәкъдир иттеләр. Рөстәм Миңнехановка теплицалар производствосын оештыруда кулланыла торган заманча технологияләр, махсуслаштырылган оешма теплица зонасы (МОТЗ) турында сөйләделәр.
Мондый проект “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә гамәлгә куелырга мөмкин. Проект буенча помидор, кыяр, кәбестә, татлы борыч, ташкабак һәм башкаларны үстерү, продукцияне туңдыру өчен суыткыч урнаштыру, заманча лаборатория булдыру каралган.