2015 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге (алга таба - Үзәк) Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының экспорт юнәлешле предприятиеләре белән эшлекле очрашу оештырды. Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында узды.
Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле субъектларына ярдәм итү программаларын тикшерү очрашуның максаты булып тора. Очрашу вакытында Үзәк эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре яңгырады, шулай ук халыкара күргәзмәләр һәм белем бирү семинарларына бәйле сораулар каралды. Һәр эшкуар булачак чаралар турында үз теләкләрен һәм тәкъдимнәрен әйтә алды.