2015 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин, «Россия Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү банкы» Акционерлык җәмгыяте вәкилләре һәм «АК БАРС» БАНК ААҖның Корпоратив бизнес департаменты җитәкчеләре белән бергә, видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә кредитлаштыру программалары буенча индустриаль парклар резидентларына һәм идарәче компанияләренә ярдәм итү сораулары каралды. Киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасының ике сәнәгать паркы базасында эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасы резидентларын һәм идарәче компанияләрне кредитлау буенча пилот проектны гамәлгә кертү турында карар кабул ителде. Пилот проектларны сынаганнан һәм нәтиҗәләрен анализлаганнан соң, бөтен республика буенча шуңа охшаш финанс программаларын тарату мөмкин булачак.