Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсендә массакүләм мәгълүмат чараларында финанс хезмәте күрсәтү рекламасын урнаштыру һәм тарату сораулары буенча киңәшмә үтте

2015 елның 1 мае, җомга

2015 елның 29 апрелендә «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО вәкилләре Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан оештырылган, ТР Куркынычсызлык советы каршындагы ведомствоара эшче төркем киңәшмәсендә катнаштылар. Очрашу хакимият һәм ММЧ вәкилләре арасында дискуссия формасында үтте. Чарада түбәндәге төп сораулар каралды:

- ММЧнда социаль реклама урнаштыру турында;

- ММЧнда рекламаланган финанс хезмәте күрсәтүче оешмаларга мөрәҗәгать иткәндә туарга мөмкин булган тәвәккәллекләр, куркынычлар турында Татарстан Республикасы халкына мәгълүмат җиткерүне тәэмин итү.

Киңәшмә йомгаклары буенча финанс базарлары өлкәсендә хокук бозуларны алдан кисәтү, ачыклау һәм булдырмау юнәлешендә алып барылган эшчәнлек нәтиҗәләрен ММЧнда яктырту турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International