Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов план органнарында эшләгән ветеран белән очрашты

2015 елның 5 мае, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов министрлыкта эшләгән ветеран – тыл хезмәтчәне Савинова Мария Ивановнага барды. Министр ветеранны Җиңү бәйрәме белән котлады һәм истәлеккә бүләкләр тапшырды.

Министр белән бергә, очрашуда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе Рәис Шәрәфетдинов һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы рәисе Людмила Голицына да катнашты. Очрашу табын артында чәй эчү белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International