Эшкуарлар игътибарына! Белгечләр ярдәм программалары буенча сорауларыгызга җавап бирәчәкләр

2015 елның 6 мае, чәршәмбе

 

2015 елның 7 маенда 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында дәүләт ярдәме программаларында  катнашырга ниятләгән һәм инде андый ярдәмне алган эшкуарлар өчен белем бирү семинарлары оештырыла. Чара бизнес проектларын гамәлгә ашыру вакытында ниндидер сораулары туган  һәм кыенлыклар кичергән эшкуарлар өчен файдалы булачак.

         «Татарстан  Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге»  Дәүләт казна учреждениесе белгечләре гаризалар 2015 елның 22 маена кадәр кабул ителә торган Лизинг-грант программасы шартларын аңлатачаклар, һәм шулай ук ихтыяҗ туган очракта 2015 елда Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган башка төр дәүләт ярдәме чаралары турында да сөйләячәкләр.

Укулар үткәрелә торган урынның адресы: Казан ш., Мәскәү ур., 55, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, актлар залы (4 кат).

Теләге булганнарның барысын да укуларда катнашырга чакырабыз
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International