Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Төркия бизнес-секторы белән алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында Анкарада эшлекле иртәнге ашта сөйләште. Әңгәмәдә шулай ук Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкчи, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан делегациясе әгъзалары һәм Төркия эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Төркиянең иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү технологияләре белән танышырга планлаштыруы турында хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Төркия вәкилләре белән очрашулар даими рәвештә оештырыла. Бүген Татарстанда бизнес алып бару өчен бөтен кирәкле шартлар булдырылган, һәм без аларның уңышлы үсешенә ярдәм итәргә әзер, дип белдерде ул.
Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкчи кыскача быел март аена Татарстанда булуы турында сөйләде. Министр сүзләренчә, инвесторларны җәлеп итү өчен Татарстанда бик уңайлы шартлар булдырылган. “Рөстәм Миңнеханов тормышын үз иленә багышлаган. Ул бик мөһим эшне башкара, аның ярдәмендә без Татарстан партнерлары белән багланышларны җайлый алабыз”, - дип әйтте ул.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2014 елда Татарстан Республикасы кредит оешмаларының эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлары буенча киңәшмәдә катнашты.
Чара Татарстан Республикасы Милли банкы бинасында узды, анда шулай ук Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы Лариса Павлова катнашты.
Бүген Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов җыелучыларны сәламләп, очрашу Яз һәм хезмәт, һәм Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан үтүен билгеләп: "Биредәге Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Үзебезнең халкыбыз, ил, Татарстан өчен тырышканыгыз өчен рәхмәт сезгә, кадерлеләребез. Чын күңелдән сезгә озын һәм бәхетле тормыш, нык сәламәтлек һәм иминлек телим", - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов кунакларга.
"Бу залда утыручыларны Ватанга, гореф-гадәтләргә һәм рухи кыйммәтләргә тугрылык аерып тора. Сез бүгенге чор геройлары, республика һәм ил үсеше өчен зур өлеш кертүчеләр, намус, батырлык һәм патриотлык үрнәкләре. Татарстан халкы сезнең хезмәтне югары бәяли һәм зур рәхмәт белдерә", - диде республика лидеры. Ул чакырылган кунакларга уңышлар, озын гомер теләде, аннары дәүләт бүләкләрен тапшырды.
"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медале белән Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәткәрләре бүләкләнде. Шулай ук Татарстан предприятиеләренең алдынгы хезмәткәрләренә II дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлар өчен" медальләре тапшырылды.
"Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен" орденын Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең альт, виолончель һәәм контрабас кафедрасы профессоры, Бөек Ватан сугышы ветераны Афзал Хәйретдинов; ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова; Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театы артисты, кичә 75 яшен тутырган Хәлим Җәләлов алды. Афзал Хәйретдинов бүләкләнүчеләр исеменнән Рөстәм Миңнехановка шундый югары бәя өчен рәхмәт белдерде.
Документ текстына сылтама: http://mert.tatarstan.ru/rus/Corruption_counteraction/ae.htm?corrupt_id=3445
Иҗтимагый фикер алышулар срогы (эш көне): 5
Тикшерүне үткәрү датасы: 30.04.2015 - 12.05.2015
Документ текстына сылтама: http://mert.tatarstan.ru/rus/Corruption_counteraction/ae.htm?corrupt_id=3445
Иҗтимагый фикер алышулар срогы (эш көне): 5
Тикшерүне үткәрү датасы: 30.04.2015 - 12.05.2015
Татарстан Республикасы, катлаулы икътисадый ситуациягә карамастан, стратегик планлаштырудан баш тартмый. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен («Татарстан-2030: үсеш стратегиясе») эшләүгә багышланган халыкара йомгаклау конференциясендә хәбәр итте.
Конференция Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды.
Татарстан Республикасының экспорт буенча ярдәм итүче Үзәк (алга таба - Үзәк)
Республиканың эшмәкәрләрен 2015 елга экспорт буенча кечкенә һәм урта оешма субъектлары өчен ярдәм итүче программалары турында очрашуда катнашырга чакыра.
Очрашу состоится 2015 елның 39 апрелендә сәгать 13:00 Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында узачак.
Татарстан Республикасында күп еллык үләннәргә һәм уҗымнарга ашлама кертә башладылар, бүгенге көнгә 55 мең гектарга ашлама кертелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан РеспубликасыПремьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, ашлама кертү эшендә республикада 30 самолет, 80 пневмоход һәм башка техника кулланыла.
ТР авыл хуҗалыгы министры 2012-2014 елларда республика кырларына ашлама кертү динамикасы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, 2015 елның 10 апреленә Татарстанда уртача гектарга 23,7 кг гамәлдәге матдә җыелган.
Татарстан Республикасында күп еллык үләннәргә һәм уҗымнарга ашлама кертә башладылар, бүгенге көнгә 55 мең гектарга ашлама кертелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан РеспубликасыПремьер-министры Илдар Халиков катнашты.