«Лизинг-Грант-2015» программасы буенча эшкуарлардан 64,8 млн сумлык 47 гариза керде, гаризаларны кабул итү дәвам итә

2015 елның 6 мае, чәршәмбе

2015 елның 6 маена кадәр  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан  Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге»  Дәүләт казна учреждениесендә «Лизинг-Грант» җиһазлар сатып алуны субсидияләү программасы буенча дәүләт ярдәме алуны дәгъвалаучылардан гомуми суммасы 64 820 000 сум булган 47 гариза кабул ителде.

Хәзерге вакытта гаризаларның конкурста катнашу таләпләре шартларына туры килүен тикшерү бара. Аларның бер өлеше,  гаризаларны әзерләү һәм конкурста катнашу өчен кирәкле документлар комплектын формалаштыру кагыйдәләре сакланмау  сәбәпле, яңадан эшләүгә җибәрелде.

Җитешсезлекләрне бетергәннән соң, эшкуарлар гаризаларны яңадан бирә алалар.

 «Лизинг-Грант-2015» конкурсына гаризалар кабул итү срогы 2015 елның 22 маена кадәр дәвам итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International