«Консультацияләрнең бердәм көне» нәтиҗәләре турында

2015 елның 1 мае, җомга

Гражданнарга күчемсез милеккә хокукны рәсмиләштерүгә бәйле барлык сорауларга кагылышлы һөнәри һәм сыйфатлы  консультацияләрне бер көндә һәм бер урында алу мөмкинлеге бирелде. «Консультацияләрнең бердәм көнендә» Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе белгечләреннән тыш, хакимиятнең башка органнары вәкилләре дә катнашты.

Меңнән артык граждан консультация алды, шул ук вакытта Казанда гына да  500гә якын  кеше консультация сорап мөрәҗәгать итте.

Консультация алырга өлгермәгән барлык башка гражданнарга Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Бердәм белешмә телефоны буенча шалтырату мөмкинлеге бирелә – 8-800-100-34-34, әлеге телефон номеры буенча үзегез өчен уңайлы вакытта документлар тапшыру өчен язылырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International