Кече инновацион предприятиеләргә грантлар бирүгә юнәлдерелгән «Интернациональләштерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә булышлык итү фонды «Экспорт» конкурсы буенча гаризалар кабул ителә башлавы турында хәбәр итә.
Грантлар кече инновацион предприятиеләргә 15 млн сумнан да артмаган күләмдә бирелә, шарты – грант суммасының 50%тан да ким булмаган өлеше предприятиенең үз һәм (яки) җәлеп ителгән өченче затлар акчасы хисабына уртак финансланырга тиеш. Фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкару срогы – 12 ай.
Конкурста ике ел гамәли эшчәнлек алып барган, 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләренә туры килә торган, тиешле документлар теркәлгән гаризаларын Фондның мәгълүмат системасына тапшырган юридик затлар катнаша ала.
Гаризаларны «Фонд-М» АС системасы аша түбәндәге адрес буенча 2015 елның 12 маеннан 21 июненә кадәр тапшырырга була: online.fasie.ru.
Конкурска кагылышлы сораулар буенча Егоров Вадим Константиновичка мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин: egorov@fasie.ru.