Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә Икътисад министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән закон проекты һәм социаль-икътисадый үсешнең озакка исәпләнгән фаразы тикшерелде

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

2015 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы закон проекты тәкъдим ителде.

Утырышны ачып, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча  инде ике ел дәвамында Леонтьев үзәге белән хезмәттәшлектә Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеше стратегиясе эшләнүен искә төшерде.

Президент тарафыннан республика алгарышы өчен хезмәт итәрлек чыннан да эшче документ булдыру бурычы куелган иде. Нәкъ менә шуңа күрә дә Стратегияне эшләү күпьяклы сөйләшүләр, киңәшләшүләр аша алып барылды.

Хәзерге вакытта эш процессы төгәлләнде, Стратегияне раслау турында Татарстан Республикасы закон проекты булдырылды.

Закон таләпләренә ярашлы рәвештә Стратегияне кабул иткәнче, социаль-икътисадый үсешнең озакка исәпләнгән фаразын раслау сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International