Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына финанс ярдәме күрсәтү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы тарафыннан 3 елга кадәр срокка елына 10% белән 1 млн сумга кадәр микрозаймнар бирүгә гаризалар кабул ителүе турында исегезгә төшерә.
Моннан тыш, банклардан кредит алганда залог белән тәэмин ителеш җитмәгән очракта сез «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешмасына йөкләмә (поручительство) алу өчен мөрәҗәгать итә аласыз.