2015 елның 28 апрелендә Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Тикшерүләрнең бердәм реестрын формалаштыру һәм алып бару кагыйдәләре турында» 415нче карарын имзалады. Документ Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән һәм хуҗалык итүче субъектларның контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан тикшерелүе турындагы мәгълүматларның ачыклыгын билгеләүгә юнәлдерелгән.
Яңа кагыйдәләр федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) башкарганда – 2015 елның 1 июленнән, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары тарафыннан федераль дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм төбәк дәүләт контроле (күзәтчелеге) уздырганда – 2016 елның 1 июленнән, муниципаль контроль үткәргәндә 2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертеләчәк.
Тикшерүләрнең бердәм реестрын булдыру киң җәмәгатьчелеккә контрольлек итүче органнарның һәм тикшерелә торган затларның гамәлләре һәм карарларының дөреслеге, һәм шулай ук контроль чараларының нәтиҗәлелеге турында фикер йөртергә мөмкинлек бирәчәк, дип көтелә.