Кама инновацияле кластеры вице-президенты Ләйсән Әбҗәлилова белән очрашу үтте

2015 елның 8 мае, җомга

Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге вәкиле  Кама инновацияле кластеры вице-президенты Ләйсән Әбҗәлилова белән очрашуда катнашты. Очрашуда Татарстан Республикасының экспортка юнәлгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү программасын уртак көч белән гамәлгә ашыру, халыкара күргәзмәләр, белем бирү семинарлары һәм тренинглар оештыру сораулары тикшерелде.

Очрашу йомгаклары буенча Үзәк тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турындагы мәгълүматны кластер резидентларына җиткерү эше оештырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International