Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары докладларын әзерләү эшләре төгәлләнде

2015 елның 8 мае, җомга

Россия Федерациясе Президентының «Шәһәр округлары һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү турында» 2008 елның 28 апрелендәге 607 нче Указын үтәү йөзеннән,  Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен, күрсәткечләрнең 2014 елда ирешелгән күләмнәре һәм 2015-2017 елларга планлаштырылган күләмнәре турында ТР муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыклары докладларын әзерләү эше төгәлләнде.

Докладлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тапшырылды һәм муниципаль районнарның (шәһәр округларының) рәсми сайтларына урнаштырылды.

Докладларда бирелгән мәгълүмат нигезендә 2015 елның 1 октябренә кадәр   «2014 ел йомгаклары буенча Тататарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары җирле үзидарәләре органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген мониторинглау нәтиҗәләре турында» Татарстан  Республикасының җыелма доклады әзерләнергә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International