Новосибирскида «Технопром-2015» Халыкара форумы үтәчәк

2015 елның 8 мае, җомга

2015 елның  4–5 июне көннәрендә Новосибирск шәһәрендә  «Технопром-2015» III Халыкара технологик үсеш форумы оештырылачак.

Алда уздырылачак  форум  Россия сәнәгатенең технологик бәйсезлеге һәм куркынычсызлыгы, хәрби-сәнәгать комплексында, энергетикада, торак-коммуналь хуҗалыкта һәм транспорт инфраструктурасында илебез технологияләренә ихтыяҗны стимуллаштыру сорауларына багышланачак.

 Форум кысларында технологик үсеш полюсларына булышлык итү турында «түгәрәк өстәлләр», Космик технологияләр саммиты, IX Себер венчур ярминкәсе, «Яңа индустриальләштерүнең стратегик аспектлары» III Эксперт симпозиумы үткәреләчәк.

 Форум эшендә  Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары, үсеш институтлары, дәүләт корпорацияләре, Россия Фәннәр академиясе һәм экспертлар җәмәгатьчелеге вәкилләренең катнашуы көтелә.

Форумның эшлекле программасы белән тулырак итеп чараның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International