Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 30 апрелендәге 792-р номерлы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә 2015 елның августында Казанда Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның III Республика форумы уздырыла.
Әлеге форумны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетын Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин җитәкли. Хәзерге вакытта оештыру комитеты тарафыннан Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның III Республика форумын әзерләү һәм үткәрү буенча чаралар планы эшләнә.
Форумны әзерләү һәм үткәрү чаралары «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан массакүләм мәгълүмат чаралары битләрендә яктыртылачак.