Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чара оештырылды. Бәйрәмгә тыл хезмәтчәннәре, ТАССР Дәүләт планы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының хезмәт ветераннары һәм юбилярлар чакырылды.
Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул кунакларга Ватаныбыз иминлеге өчен фидакарь һәм тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде, катнашучыларны Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрикләде.
Чарада катнашучылар 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Юбилярларга истәлекле бүләкләр һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Алга таба кунаклар хозурына 126нчы гимназиянең «Дивертисмент» иҗат студиясе укучылары, эстрада артистлары катнашында концерт программасы тәкъдим ителде.
Очрашу рәсми булмаган шартларда бәйрәм табыны артында дәвам итте.