«Үсеш» программасы фән сыйдырышлы продукциянең яңа төрләрен эшләү һәм үзләштерү буенча инновацияле проектларны гамәлгә ашыру кысаларында фәнни-тикшеренү, югары әзерлек стадиясендәге тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкаруны финанслар белән тәэмин итү өчен кече инновацион предприятиеләргә грантлар бирүгә юнәлдерелгән.
Грантлар кече инновацион предприятиеләргә 15 млн сумнан да артмаган күләмдә бирелә, шарты – грант суммасының 50%тан да ким булмаган өлеше предприятиенең үз һәм (яки) җәлеп ителгән өченче затлар акчасы хисабына уртак финансланырга тиеш. Фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкару срогы – 12 ай.
Конкурста ике ел гамәли эшчәнлек алып барган, «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләренә туры килә торган, кирәкле документлар теркәлгән гаризаларын Фондның мәгълүмат системасына тапшырган юридик затлар катнаша ала.
Гаризалар 2015 елның 12 маеннан Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтән алып, 14 июнь, 23:59 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Гаризаларны «Фонд-М» АС системасы аша түбәндәге адрес буенча да тапшырырга була: online.fasie.ru.
Конкурска кагылышлы сораулар буенча Егоров Вадим Константиновичка мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин: egorov@fasie.ru.