2015 елның 21-22 май көннәрендә Томскида Яшь галимнәрнең «U-NOVUS» II форумы уздырылачак

2015 елның 15 мае, җомга

Форум яшь тикшеренүчеләр мәнфәгатьләрен һәм бурычларын максималь дәрәҗәдә чагылдыруны күздә тота.

Чараны Томск өлкәсе администрациясе һәм Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе оештыра. Форумның партнерлары – Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, «Россия венчур компаниясе» ААҖ, «Роснано» ААҖ, «Сколково» Фонды, «СОВНЕТ» Проектлар белән идарә ассоциациясе.

Форум кысаларында күп сандагы чаралар оештыру каралган, шул исәптән «Импортны алыштыру һәм алгарышлы үсеш» күргәзмәсе һәм  Яшь галимнәр эшләре конкурсы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International