2014 елның беренче яртысында «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы буенча субсидияләр алган эшкуарлар игътибарына!

2015 елның 15 мае, җомга

Хөрмәтле эшкуарлар! 2014 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Сезнең арада субсидияләр бирү турындагы килешүләр буенча бизнес-проектларны тормышка ашыру турындагы йомгаклау хисапларын тапшыру вакыты җитә.

Исегезгә төшерәбез, йомгаклау финанс хисабы килешү вакыты тәмамланганнан соң 10 эш көне эчендә яисә бизнес-проектта күрсәтелгән индикаторларга ирешелгәннән соң тапшырыла.

Субсидия турындагы килешүнең үз экземплярын вакытында алырга өлгермәгән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары аны түбәндәге адрес буенча килеп ала алалар: Татарстан Республикасы, Казан ш.,  Мәскәү ур., 55, 125нче кабинет. Белешмәләр өчен телефон: 524-90-90.

Хисап тапшыру срокларына кагылышлы сораулар белән түбәндәге телефон номерлары аша мөрәҗәгать итәргә була: 524-90-51яки 524-90-91. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International