2015 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2015 елның I кварталында предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгакларын һәм 2015 елга көтелгән нәтиҗәләрне карау буенча баланс комиссиясе утырышы уздырылды. Киңәшмәдә предприятиеләрнең финанс нәтиҗәләре кимүенә китергән сәбәпләр, финанс нәтиҗәләрен яхшырту һәм иминият кертемнәре буенча бурычларны юкка чыгару максатында күрелә торган чаралар тикшерелде. Утырыш йомгаклары буенча предприятиеләргә сату базарларын киңәйтергә мөмкинлек тудыра торган программаларда һәм күргәзмәләрдә катнашу тәкъдим ителде.