Татарстан делегациясе BYD Кытай автомобиль заводында булды

2015 елның 15 мае, җомга

Кытай Халык Республикасына  сәфәренең өченче көнендә Татарстан делегациясе Китайның иң эре автомобиль заводларының берсе булган BYD (Build your dream) компаниясендә булды.

BYD компаниясе Шеньчжень махсус икътисадый зонасында урнашкан, аны лаеклы төстә Кытайның  «Кремний үзәне» дип атыйлар.

Делегация белән очрашу вакытында  BYD компаниясе җитәкчелеге компаниянең стратегик планнары турындагы, җитештерү куәтләрен Бразилия, АКШ, Һиндстан кебек илләрдә локальләштерү турындагы ниятләре белән уртаклашты, электр ярдәмендә йөртелә торган автомобильләр һәм автобуслар өлкәсендә яңа эшкәртмәләр турында сөйләде. Үз чиратында Кама кластеры каршындагы Кама аръягы машина төзүчеләре ассоциациясе кайбер автокомпонентларны Россиядә  BYD җитештерү мәйданчыгында локальләштерү буенча хезмәттәшлекне оештырырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International