Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышы нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның күрсәтмәләре исемлеген үтәү сораулары тикшерелде

2015 елның 15 мае, җомга

2015 елның 12 маенда икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин 2015 елның 7 апрелендә уздырылган Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышы нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе  Президенты Владимир Путинның күрсәтмәләре исемлеген үтәүгә багышланган киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә  исемлекнең тормышка ашыру процессына Россия Федерациясе субъектлары җәлеп ителгән пунктларының үтәлеше тикшерелде. Шулай ук Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнарына кайбер төр күчемсез милеккә карата оешмаларның милкенә салым салуны кадастр бәясе нигезендә санауга бәйле рәвештә предприятиеләр өчен салым йөкләмәсенең кинәт артуын булдырмау буенча чаралар күрергә; кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүдә җирле үзидарәләрнең ролен арттыру максатларында  салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланып алынган салымнарның җирле бюджетка күчерелә торган нормативын арттыру турындагы сорауларны карарга; «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы»  автоном коммерциячел булмаган оешмасы һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә һәм муниципаль берәмлекләрдә административ каршылыкларны юкка чыгаруга юнәлдерелгән чаралар тәртибен кабул итәргә тәкъдим ителде. Агымдагы елның май аенда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, кызыксынган министрлыклар, ведомстволар һәм муниципаль берәмлекләр  белән берлектә, әлеге күрсәтмәләр исемлеген гамәлгә ашыру буенча чаралар күрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International