Икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов 2015 елга инвестицияле проектлар буенча инвестицияле эшчәнлек субъектлары программаларын тәкъдим итү соравы буенча киңәшмә үткәрде

2015 елның 15 мае, җомга

2015 елның 14 маенда  икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов  тармак министрлыклары һәм салымга ташламалар бирү рәвешендәге дәүләт ярдәмен кулланып инвестицияле проектларны гамәлгә ашыручы предприятиеләр катнашлыгында киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә 2015 елның 1 кварталы өчен инвестицияле проектларны гамәлгә ашыру һәм предприятиеләрнең инвестицияле проектлар буенча эшчәнлеге программаларын тормышка ашыру барышы турында хисап бирү сораулары тикшерелде.

Шулай ук катнашучыларга норматив хокукый актларга инвестицияле проектларны гамәлгә ашырганда инвестицияле эшчәнлек субъектларына бирелә торган салымга ташламаларга кагылышлы үзгәрешләр кертелүе турында мәгълүмат җиткерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International