2015 елның 1 кварталы өчен RSBI Таяныч Индексы басылды

2015 елның 15 мае, җомга

«Промсвязьбанк» АҖ, Magram Market Research маркетинг һәм социаль тикшеренүләр агентлыгы белән берлектә,  микро, кече һәм урта предприятиеләр сегментында бизнес-кәефләрне даими рәвештә тикшерүгә юнәлдерелгән проектны гамәлгә ашыра. Проект «RSBI Таяныч Индексы» исемен алды һәм Россия Иҗтимагый палатасы һәм «Опора России» Кече һәм урта эшкуарлыкның гомумроссия иҗтимагый оешмасы ярдәмендә тормышка ашырыла.

Проект кече һәм урта эшкуарлык компанияләре җитәкчеләрен сораштырулар буенча алынган мәгълүматларга нигезләнә. Индекс 9 төп күрсәткеч буенча көтелгәннәрне исәпкә ала. Алар арасында - сатулар һәм табыш, клиентлар саны, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне сату бәяләре, финансларны ала алу, инвестицияләргә әзерлек һ.б. Алынган мәгълүматлар конфиденциаль һәм гомумиләштерелгән формада кулланыла.

Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, һәм шулай ук шәхси эшкуарлар әлеге сораштыруларда катнаша алалар. Сораштырулар квартал саен үткәрелә һәм киләсе этап турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International