Финал өлешендә тавыш бирүләр нәтиҗәсендә Россия гаризасына иң күп тавыш тиде – 121. Чагыштыру өчен: Истанбул 45 катнашучының тавышына ия булды, «Утрехт» голланд технопаркы 39 тавыш алды.
IASP Бөтендөнья конференциясе «Сколково» Инновацияләр үзәгенең үсештәге үзәк буларак халыкара инновацияле җәмәгатьчелек арасындагы лидерлыгын күрсәтү өчен нәтиҗәле чара булачак.
Конференцияне уздыру мәйданчыклары сыйфатында «Сколково» Инновацияләр үзәге, М.В.Ломоносов ис. Мәскәү дәүләт университеты һәм шулай ук Мәскәү үзәгендәге мәйданчыкларны җәлеп итү күздә тотыла.