Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Россиянең Инновацияле төбәкләре ассоциациясен төзүнең 5 еллыгына багышланган утырыш үтте

2015 елның 22 мае, җомга

Бүген  Томск шәһәрендә Яшь галимнәрнең «U-NOVUS» II форумы кысаларында Россиянең Инновацияле төбәкләре ассоциациясен төзүнең 5 еллыгына багышланган юбилей утырышы үтте. Утырышта  Ассоциация советы рәисе, Татарстан Республикасы  Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов,  Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм Татарстан Республикасы  икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнаштылар.

Ассоциация советы рәисе  Ассоциацияне төзү турында Меморандумны имзалау  2010 елның 21 маенда Томск шәһәрендә «Innovus» XIII Инновацияле форумы кысаларында узуын искә төшереп үтте. Бүген Ассоциациягә Россиянең инновацияләр ягыннан иң көчле 14 төбәге (Башкортостан Республикасы, Татарстан Республикасы, Мордовия, Алтай, Красноярск, Пермь крайлары, Иркутск, Калуга, Липецк, Новосибирск, Самара, Томск, Төмән, Ульяновск өлкәләре) керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International