22 май көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев үткәргән киңәшмәдә фармацевтика сәнәгатенә күрсәтелә һәм тәкъдим ителә торган ярдәм чаралары, һәм шулай ук тиешле эшче төркемнең эш юнәлешләре тикшерелде.
Исегезгә төшерик, фармацевтика Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасында республиканың инновацияле үсешендәге өстенлекле юнәлешләр арасында билгеләнгән. Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2015 елның 31 мартындагы 656нчы боерыгы белән фармацевтика сәнәгате тармагында импортны алыштыру буенча чаралар планы расланды. Боерыкка ярашлы рәвештә 2020 елга кайбер продуктлар буенча импорт өлешен шактый киметү күздә тотыла.