Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Россия Федерациясе оборона министры армия генералы Сергей Шойгу күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә «Патриот» конгрес-күргәзмәләр үзәге территориясендә (Мәскәү өлкәсе, Кубинка ш.) алга таба Россия Федерациясе Хәрби Көчләрендә кулланылу перспективасы булмаган күчемле хәрби милекне сату буенча сәүдә мәйданчыгы оештырылуы турында хәбәр итә.
Хәрби техниканы сату буенча беренче аукционнар «АРМИЯ - 2015» халыкара хәрби-техник форум кысаларында 2015 елның 16–19 июнь көннәрендә сәүдә мәйданчыгында узачак.
Тулырак мәгълүматны сылтама буенча Россия Федерациясе Оборона министрлыгы сайтында – stat.economy.mil.ru/economy/news/more.htm?id=12031923@egNews яки түбәндәге телефон номеры буенча – (495) 696-64-77 алырга була.