21–22 май көннәрендә Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Уку-методология үзәгендә Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алулар өлкәсенә багышланган Бөтенроссия форумы уза.
Форумда катнашу кысаларында Казан шәһәренә Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Евгений Елин һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Контракт системасын үстерү департаменты директоры Максим Чемерисов килде.
Форумның беренче эш көнендә Максим Чемерисов «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законга кертелгән соңгы үзгәрешләр һәм Законны гамәлгә ашыру. 2015 елда контракт системасын үстерү перспективалары» темасына доклад белән чыгыш ясады.