Татарстан һәм Башкортостан нефть химиясе өлкәсендә инновацияле кластерлар арасында Хезмәттәшлек турында өчьяклы килешү имзаланды

2015 елның 22 мае, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы белән бергә, «Газ.Нефть.Технологияләр» XXIII Халыкара күргәзмәсендә катнашу кысаларында 20-23 май көннәрендә Уфа шәһәрендә Кама кластерын үстерүгә багышланган экспозиция оештырды.

Моннан тыш,  2015 елның 21 маенда Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучыларның Башкортостан Республикасына бизнес-миссиясе кысаларында «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы, Башкортостан Республикасының кече тоннажлы нефть химиясе кластеры һәм Башкортостан Республикасы нефть химиясе территориаль кластеры арасында хезмәттәшлек турында өчьяклы килешү имзаланды. Килешүгә кул кую чарасы Уфа шәһәрендә «ВДНХ-ЭКСПО» күргәзмәләр комплексының конгресс-холлында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International