Җиңел атлетика буенча Икътисад министрлыгы командасы Татарстан дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасында өченче урынны алды

2015 елның 25 мае, дүшәмбе

2015 елның 22 маенда Казан шәһәрендәге Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика  манежында  Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасында җиңел атлетика ярышлары узды. Анда 29 команда катнашты.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы, 2нче урын яулаган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты һәм  1нче урынга чыккан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командаларына кискен көрәш барышында юл куеп, 3нче урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International