23 майда Чистайда «Кече тарихи шәһәрләрне һәм җирлекләрне саклау һәм үстерү» проекты кысаларында инвестицияле тәкъдимнәрне әзерләү һәм тормышка ашыру соравы буенча киңәшмә үтте

2015 елның 25 мае, дүшәмбе

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.

Министр урынбасары  үзенең чыгышында Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше, һәм шулай ук 2030 елга кадәр республика үсеше Стратегиясенең төп юнәлешләре турында сөйләде.

Исегезгә төшерик, Чистай, Россиянең тагын 8 шәһәре белән беррәттән,  «Кече тарихи шәһәрләрне һәм җирлекләрне саклау һәм үстерү» проектына кертелде. Проект Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы белән берлектә гамәлгә ашырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International