U-NOVUS форумы – инновацияләр өлкәсендә эшләүче яшь галимнәр, уйлап табучылар һәм эшкуарлар өчен булдырылган аралашу, бәхәсләшү урыны, креатив мәйданчык.
Форум кысаларында бик күп чаралар үткәрү каралган, шул исәптән «Импортны алыштыру һәм алгарышлы үсеш» күргәзмәсе һәм Яшь галимнәрнең эшләре конкурсы.
«Импортны алыштыру һәм алгарышлы үсеш» күргәзмәсен 21 май көнне Статс-секретарь – Россия Федерациясенең икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев һәм Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин ачтылар.