Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы законы проектын хуплады

2015 елның 2 июне, сишәмбе

2015 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды.

Утырышта «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. Үзенең докладында ул муниципаль районнар һәм шәһәр округлары дәрәҗәләрендә шулай ук социаль-икътисадый үсеш стратегиясен эшләү планлаштырылуын билгеләп үтте.

 

Доклад нәтиҗәләре буенча утырышта катнашучылар, тәкъдим ителгән закон проектын хупларга, дигән карар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International