2015 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды.
Утырышта «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында ул яңа материалларны үзләштерү, көндәшлеккә сәләтле производство җиһазларын җитештерү, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә яңа карарлар табу, тулаем инновацияле икътисадны үстерү – болар барысы да, шул исәптән милли куркынычсызлык мәсьәләләре икәнлеген билгеләп үтте.
Доклад нәтиҗәләре буенча утырышта катнашучылар, тәкъдим ителгән закон проектын хупларга, дигән карар кабул иттеләр.