Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү комиссиясе утырышын үткәрде

2015 елның 29 мае, җомга

2015 елның  28 маенда Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов рәислегендә  Көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү буенча республика комиссиясе утырышы уздырылды. Утырышта Татарстан Республикасы тармак министрлыклары һәм ведомстволары, һәм шулай ук иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Комиссия утырышы кысаларында Татарстан Республикасының өстенлекле базарларында көндәшлекле мохит торышына  һәм аны үстерүгә мониторинг үткәрү нәтиҗәләре тәкъдир ителде. Утырышта катнашучылар  шулай ук «Продукциянең электрон каталогының» котировка сессияләре»  механизмын алга таба гамәлгә ашыруны тикшерделәр һәм хупладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International