2015 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды.
Утырышта «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов чыгыш ясады.
Доклад нәтиҗәләре буенча утырышта катнашучылар, тәкъдим ителгән закон проектын хупларга, дигән карар кабул иттеләр.