2015 елның 18 маенда уздырылган аккредитация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча 1 сәнәгать паркы, 2 бизнес-инкубатор, 2 төзелеп килүче сәнәгать мәйданчыгы һәм Татарстан Республикасының муниципаль дәрәҗәдәге 5 сәнәгать мәйданчыгы аккредитация алды.
2015 елның 28 маеннан быел икенче тапкыр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында» 2014 елның 27 августындагы 616нчы карарына ярашлы рәвештә аккредитация алуга гаризалар кабул итү этабы башланды, ул 2015 елның 29 июненә кадәр дәвам итәчәк.