«2014-2020 елларга Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» Дәүләт программасына үзгәрешләр кертелде

2015 елның 2 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 октябрендәге 823нче карары белән расланган «2014-2020 елларга Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» Дәүләт программасына түбәндәге үзгәрешләр кертелде:

-  программаны финанслау күләме буенча;

-  дәүләт программасының кайбер  индикаторлары буенча;

- кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәмнең агымдагы елда гамәлгә ашырылырга тиешле чараларын финанслау күләменә һәм индикаторларына төгәллекләр кертелде;

- бушлай юридик ярдәм күрсәтүгә кагылышлы чаралар юкка чыгарылды һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар арасында Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алу хокукына конкурс оештыру буенча яңа чара программага кертелде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International