Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән, тармак министрлыклары үз ведомстволарына караган предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча квартал баланс комиссияләрен уздыра.
2015 елның 4 июнендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның 1 кварталы йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлауга багышланган баланс комиссиясе утырышы узды.
2015 елның 4 июнендә Казан федераль университетының Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбендә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификацияләрен күтәрү курсларын тыңлаучылар проектларын якладылар. Проектлар курслар тәмамланганнан соң әзерләнде.
Проектлар белән эксперт комиссиясе танышты. Комиссия составында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, КФУ ДМИЮМ директоры Игорь Привалов эшләде.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында 2015 елда Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү максатында халык мәшгульлеге өлкәсендә өстәмә чаралар уздыру кысаларында социаль проектларны тормышка ашыруда яшьләргә грант ярдәме күрсәтү буенча бәйге үткәрү комиссиясе утырышы уздырылды.
Чара бүген Яр Чаллы шәһәрендәге КФУ Инжиниринг үзәгендә үтте.
Чараның максаты ‑ кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә гамәлдә булган икътисадый система проблемаларын һәм перспективаларын һәм эшкуарлыкның 2018 елга кадәрге стратегиясен эшләү мәсьәләләрен тикшерү.
Бүген Яр Чаллы шәһәрендәге ИТ-парк базасында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында Кама аръягы эшкуарлары белән очрашты.
Очрашуда Рөстәм Миңнехановка кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүгә, дәүләт сатып алуларына, авыл хуҗалыгы, экопарковкалар, ИТ-технологияләр, автоташулар, сәламәтлек саклауны үстерүгә, җиргә һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар бирелде.
2015 елның 3 июнендә «Алабуга» Сәнәгать-җитештерү тибындагы» Махсус икътисадый зонасы территориясендә ике эре объект - «ХАВИ Логистикс» бүлү үзәген һәм «Хухтамаки Фудсервис Алабуга» заводын ачу тантанасы уздырылды.
Чара Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында узды.
Бүген Яр Чаллы шәһәрендәге «Форд Соллерс» заводында Ford Fiesta автомобильләре җитештерүенә старт бирү тантанасы оештырылды. Чара Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында узды.
2015 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында
Татарстан Республикасында «Балалар киләчәге» программасын тормышка ашыру мөмкинлекләрен тикшерүгә багышланган киңәшмә уздырылды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов рәислегендә үтте.
Киңәшмә барышында «Балалар киләчәге» программасы концепциясе тәкъдир ителде һәм аны Татарстан Республикасы территориясендә пилот режимда гамәлгә ашыру мөмкинлеге каралды. Тәкъдир итү нәтиҗәләре буенча мәсьәләне җентекләп эшләү максатында эшче төркем төзү кирәклеге турында карар кабул ителде.
2015 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды.
Утырышта «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов чыгыш ясады.