Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева җитәкчелегендә Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының йөкләр агымы һәм транспорт логистикасын анализлау нәтиҗәләре буенча фикер алышуга багышланган киңәшмә узды.
Кама кластерына ярдәм күрсәтү программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелгән әлеге анализ кластерның транспорт инфраструктурасында булырга мөмкин «тар» урыннарны ачыклауга юнәлдерелгән. Киңәшмә ахырында катнашучылар тарафыннан әлеге юнәлештәге эшне дәвам итүнең кирәклеге һәм Кама кластерындагы инфраструктур чикләүләрне юкка чыгару максатында алга таба ясаласы адымнарны билгеләү турында карар кабул ителде.