Хөрмәтле нефть эшкәртү, нефть химиясе, химия һәм медицина тармаклары хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез!
Татарстан Республикасы химия сәнәгате предприятиеләре дистәләгән еллар буена социаль-икътисадый бурычларны чишүдә хәлиткеч роль уйныйлар һәм илебез икътисадын үстерүдә төп позицияләрне билиләр.
Сезгә хезмәт казанышлары, яңа ачышлар, үз көчегезгә һәм мөмкинлекләрегезгә ныклы ышаныч юлдаш булсын! Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!