Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль политика комитеты утырышында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин «Татарстан-2030» Стратегиясе буенча доклад ясады

2015 елның 1 июне, дүшәмбе
2015 елның 1 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль политика комитетының күчмә утырышы уздырылды.

Утырышта  2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. Үзенең докладында ул Стратегиянең төп нигезләмәләре, республика үсешенең өстенлекле юнәлешләре, һәм шулай ук алга куелган максатларга ирешү чаралары, проектлары һәм механизмнары турында сөйләде.

Доклад тыңланганнан соң, утырышта катнашучылар тәкъдим ителгән закон проектын хупларга дигән карар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International