Казан федераль университетының Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбендә проектларны яклау уздырылды

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

2015 елның 4 июнендә Казан федераль университетының Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбендә дәүләт һәм муниципаль  хезмәткәрләрнең квалификацияләрен күтәрү курсларын тыңлаучылар проектларын якладылар. Проектлар курслар тәмамланганнан соң әзерләнде.

Проектлар белән эксперт комиссиясе танышты. Комиссия составында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, КФУ ДМИЮМ директоры Игорь Привалов эшләде.

Иң уңышлы дип табылган проектларны, җентекләбрәк эшләү һәм гамәлгә кертү мөмкинлеген карау өчен, тиешле министрлыкларга юлларга дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International