2015 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «РусТеплоКом» ҖЧҖнең Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы территориясендә җылылык техникасы заводын төзү турындагы проектын тормышка ашыру мөмкинлекләрен тикшерү буенча киңәшмә уздырылды.
2015 елның 5 июнендә Мәскәү шәһәрендә «Садовое кольцо» кунакханәсенең Кабул итүләр йортында Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясенең инжиниринг комитеты утырышы уздырылды.
Комитет утырышында Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Инвестицияле һәм инновацияле эшчәнлек идарәсе башлыгы Борис Михайлов катнашты.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Россия Федерациясе субъектларын сайлап алу конкурсында катнашуга гаризалар әзерли. Әлеге субъектлар бюджетларына кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү максатында федераль бюджеттан субсидияләр күчереләчәк.
Төсле һәм кара металл калдыкларын әлеге исемлеккә кертү әлеге товар позицияләренә карата тариф булмаган көйләү чараларын оператив рәвештә кертергә һәм кулланырга мөмкинчелек бирә. Кабул ителгән чара кирәк булган очракта тиз арада металл калдыклары кытлыгын кыскартуга һәм резервтагы егәрлекләрне эшкә җигү хисабына Россия металлургия предприятиеләренең җитештерүчәнлеген күтәрүгә юнәлдерелгән карарлар кабул итәргә мөмкинчелек тудыра.
Исегезгә төшерәбез, кара, төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату сферасында дәүләт лицензия контроле өлкәсе экспертларын аттестацияләү комиссиясе турында нигезләмә һәм комиссиянең составы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы боерыклары белән расланган.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының 2015 елның 17 мартындагы Д28и-747 номерлы Хатына ярашлы рәвештә, узган елны төзелгән һәм агымдагы елда түләнергә тиешле бер генә тәэминатчы күрсәтелгән һәм бәясе 100 мең сумга кадәр булган (2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законның 93нче маддәсе 1нче өлеше 4нче пункты) контрактлар агымдагы ел план-графигына кертелмиләр, чөнки план-график бер календарь елга гына төзелә.
2015 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2015 елның I кварталы йомгаклары буенча зыянга эшләгән һәм табышларын киметкән предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен карауга багышланган баланс комиссиясе утырышы узды.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Россия Федерациясендә федераль, региональ һәм муниципаль контроль турында» федераль закон проекты Россия Федерациясе Хөкүмәтендә тикшерелде.
Яңа сервис ярдәмендә Казан эшкуарлары реклама конструкцияләрен урнаштыруга рөхсәт алуга якынча гаризалар тапшыра, һәм шулай ук хезмәт күрсәтү тәртибе турындагы мәгълүмат белән таныша алалар.
Хезмәт күрсәтү «Эшкуарлар өчен электрон формада хезмәтләр күрсәтү» бүлегенә урнаштырылган һәм, физик затлар өчен ачык булган кебек үк, шәхси эшкуарлар өчен дә, юридик затлар өчен дә эшли.
Әлеге уенны үткәрү Татарстан Республикаасы Икътисад министрлыгы, «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте, «Эшкуарлык фабрикасы» реалити-шоу тарафыннан хупланды.
Чарада 70тән артык яшь кеше катнашты.