Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерына керә торган район һәм шәһәрләрнең I съездында һәм Яр Чаллы эшкуарларының III съездында катнашты

2015 елның 3 июне, чәршәмбе

Чара бүген Яр Чаллы шәһәрендәге КФУ Инжиниринг үзәгендә үтте.

Чараның максаты кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә гамәлдә  булган икътисадый система проблемаларын һәм перспективаларын һәм эшкуарлыкның 2018 елга кадәрге стратегиясен эшләү мәсьәләләрен тикшерү.

Съездда республика  һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, аерым алганда, ТР икътисад министры Артём Здунов катнашты.

Чара кысаларында сигез «түгәрәк  өстәл» оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International