Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы законы проектын хуплады

2015 елның 2 июне, сишәмбе

2015 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды.

Утырышта «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов чыгыш ясады. Үзенең докладында ул Стратегиянең төп нигезләмәләре, республика үсешенең өстенлекле юнәлешләре, һәм шулай ук алга куелган максатларны тормышка ашыру чаралары, проектлары һәм механизмнары турында сөйләде.

Доклад нәтиҗәләре буенча утырышта катнашучылар, тәкъдим ителгән закон проектын хупларга, дигән карар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International